Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалар сәнгать мәктәбе кунаклар каршылады

Биредә “Татар рәссамнарының әсәрләрендә Габдулла Тукай образы” темасына җылы очрашу узды.

(16 апрель, “Апастово-информ”). 


Апас балалар сәнгать мәктәбенә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәрләре Дамир Фәсхиев һәм Зөфәр Мөхәммәтшин килделәр. Алар сәнгать мәктәбе укучыларына татар рәссамнарының һәм сынчыларының иҗатында Тукай образының чагылышы турында сөйләделәр, дәүләт сынлы сәнгать музее эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балаларга Габдулла Тукайның иҗатын үз эченә алган китап җыентыкларын бүләк иттеләр, дәүләт сынлы сәнгать музеена кунакка чакырып калдылар. 
Балалар фәнче абыйларына “Су анасы” әсәреннән сәхнәләштерелегән өзек күрсәттеләр. 
Апас балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов мәртәбәле кунакларга район башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев