Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас батыр райондашы белән хушлашты

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Олы Бакырчы авылыннан Илнар Дамир улы Шәфигуллин һәлак булды. Аны Олы Бакырчы авылында соңгы юлга озаттылар.

Батыр егет белән хушлашырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, Татарстан Республикасы Президенты администрациясенең территорияләр белән эшләү буенча өлкән киңәшчесе Артем Абрамов, “Ак Барс” Банкы идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Саләхетдинов, хәрби часть вәкилләре, барлык өлкә җитәкчеләре, туганнары, дуслары, классташлары, барлык авыл халкы килде.
Илнар Шәфигуллин 1999 нчы елның 19 нчы маенда дөньяга килә. Ул Яшел Үзән районының Норлат балалар йортында тәрбияләнә. Норлат урта мәктәбеннең 9 классын тәмамлагач Апас аграр көллиятендә белем ала. 2019 нчы елны аграр көллиятне тәмамлагач Татарстан Республикасының Апас һәм Кайбыч хәрби комиссариатыннан Петропавловск-Камчатканың 10103 хәрби частена контракт буенча хәрби хезмәткә алына.  
Контракт буенча хезмәт итүче матрос Илнар Шәфигуллин 26 нчы июньдә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Илнар Шәфигуллинның батырлыгын билгеләп үтте.
“Хөрмәтле райондашлар! Районыбызның яшь, батыр улын мәңгелеккә югалттык. Бу барыбыз өчен дә авыр югалту кайгысы. Тирән кайгыгызны уртаклашам. Илнар Дамир улы кыюлык, ныклык, туган илгә тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәтте. Батырларча башын салган райондашыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер, тыныч йокла, Батыр егет!”, - диде район башлыгы.
Һәлак булган райондашыбызга нибары 23 яшь иде. Ул Ватан, туган ил өчен гомерен дә кызганмады. Тыныч йокла, батыр Ил улы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев