Апас дәрәҗәле якташларыбызны кабул итте
Читтә яшәүче якташларыбыз туган җир туфрагын сагынып кайта. Туган үскән яклар үз балаларын тарта шул.
(23 май, “Апастово-информ”).
Районга Мәскәү шәһәре төзелеш буенча Департамент җитәкчесе Рафикъ Заһретдинов һәм эшмәкәр Рафаэль Зәйнетдинов кайтты. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм озатып йөрде.
Якташларыбыз Апас урамнары, район туган якны өйрәнү музее белән таныштылар. Батырлар Мемориал комплексында булып хатирәләр яңарттылар.
Рафикъ Заһретдиновның тамырлары Олы Бакырчы авылына барып тоташа. Әнисе Дания апа да туган якларга кайтып, хезмәт елларын искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев