Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас энергетиклары электр энергиясен сүндермичә генә төзекләндерү эшләре башкаралар

Апас электр челтәрләре коллективы бүген еллык эшкә нәтиҗә ясады һәм профсоюз җыелышы уздырды.

(Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).




Биредә Буа Электр челтәрләре филиалы директоры Айрат Җиһаншин һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.
Җитәкчеләр иң элек запас частьлар саклана торган складлар, техника торышы, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше белән таныштылар. Кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен кабул итүче тәрәзәнең эшчәнлеге белән таныштылар.

“Кулланучылар өчен булдырылган тәрәзәләр бик уңайлы. Халык килеп үзенең мөрәҗәгатен язып калдыра. 15 көн эчендә аңа язмача җавап бирелә, яки урынга барып хезмәт күрсәтелә”, - диде җитәкчеләр.

“2019 ел буенча без югары нәтиҗәләргә ирештек. Электр энергиясен сүндермичә линияләрдә төзекләндерү эшләре алып бару буенда Рәсәй күләмендә танылдык. 88 процент эшне шулай башкарабыз. Шулай ук Федераль закон нигезендә йортларга счетчиклар урнаштырабыз. 2020 елга максатлар тагын да зурдан. Боларның барысы да халыкка уңайлы булсын өчен эшләнелә”, - диде Айрат Җиһаншин.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов бүгенге көндә райондагы чаралар, программалар, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре хакында сөйләде.

“2020 елны истәлекле ел дип әйтергә була. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, район оешуга 90 ел тулу уңаеннан районда бик күп чаралар оештырыла. Төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Сезнең коллективны үз эшенең осталары дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Киләчәктә дә шулай аңлашып, бердәм булып, уңышларга ирешеп эшлик ”, - диде район башлыгы.
Очрашу ахырында халыкны борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев