“Апас” якташлар җәмгыятенә Ульян өлкәсеннән Рәхмәт хаты килде
Ульян өлкәсенең «Китап сарае” фәнни китапханәсе директоры Светлана Нагаткина “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриевка Рәхмәт хаты юлла
(13 февраль, “Апастово-информ”).
Хатта “Гасырлар сагындагы манаралар – Апас районы авыллары мәчетләре”, “Күл буенда, кошлар тавында”, “Асыл төбәк – авылым Шәмәк” китаплары өчен рәхмәт сүзләре язылган.
“Сезнең тәкъдим һәм җәмгыятьнең яшь вәкиле Аяз Хафизов ярдәме белән китапханәбез кабатланмас басмалар белән тулыланды. Алар китапханә фондында лаеклы урын алып тора, күп укучыларның игътибарын яулый, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучыларга ярдәм итә. Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Аралашып яшәрбез дигән ышанычта калабыз”, - диелгән хатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев