Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас халык театры алтын юбилеен билгеләп үтте

Әлеге уңайдан районыбыз мәртәбәле кунаклар каршылады.

(28 декабрь, “Апастово-информ”).


Апас халык театры оешуына – 50 ел. Бу уңайдан Апас мәдәният йортында сәнгать сөюче райондашларыбыз, якташларыбыз җыелган иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетары артистлары, Буа дәүләт драма театры әһелләре, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре, Ульян өлкәсеннән кунаклар да кайтып, апаслыларны әлеге истәлекле бәйрәм белән котладылар, ихлас теләкләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин халык театры коллективын, шулай ук районыбызда театр сәнгатенә зур өлеш керткән ветеран артистларны котлап, иң җылы хисләрен ирештерде. Бәйрәмдә гомерен халык театрына багышлаган Миләүшә апа Алиуллинаның хезмәте билгеләп үтелде.
Апас халык театрында тирән эз калдырган якташларыбыз, райондашларыбыз театрның үткәнен искә алдылар, бүгенге эшчәнлегенә мактау сүзләре юлладылар.
Кичә җыр-биюләр, сәхнә өзекләре, җылы чыгышлары, искиткеч матур мизгелләре белән узып китте.
Якташыбыз, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев 15 яшьлек Русланның хыялын тормышка ашырды. Ул аңа “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында заманча телефон бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев