Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Районның үзәкләштерелгән китапханә системасы үзәк китапханәне, балалар китапханәсен, 27 авыл китапханәсен үз эченә ала. 1795 елның 27 маеннан башлап һәр елны китапханәләр көне билгеләп үтелә.

(27 май, “Апастово-информ”).
Халыкны китап укырга, матур әдәбиятка, үткәннәрне саклау эшенә тартучы хезмәткәрләр исеменә котлау, рәхмәт сүзләре яңгырады.
-Вак, күзгә күренми торган, шул ук вакытта бик әһәмиятле эш башкарасыз. Уңышларыгыз да күз алдында. Киләчәктә дә бердәм коллктив булып эшләргә язсын, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Апас Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 20 апрельдән 20 майга кадәр китапханәчеләр арасында “Милли хәзинә” дип аталган, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган бәйге узды. Һөнәри бәйрәм уңаеннан әлеге бәйгегә дә нәтиҗә ясалды.
“Бу бәйге халкыбызның мәдәни мирасын барлап, туплап халыкка җиткерү, киләчәк буынга тапшыру максатында узды. Бик кызыклы, сокландыргыч эшләр бар иде. Барыгызга да рәхмәт”, - диде китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.
Җиңүчеләр түбәндәгечә:
1 урын – Гөлүсә Гайфуллина (Кече Болгаер), 2 урын – Гөлназ Гатауллина (Морзалар), Алсу Камалиева (Шыгай), 3 урын – Галия Җәләлиева (Зур Күккүз), Фирая Сәлимуллина (Борнаш).
Чыгышлары аерым игътибарга лаек тагы 7 китапханәчегә Мактау грамоталары тапшырылды.
Озак еллар нәтиҗәле эшләүче китапханәчеләр район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев