Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Кояшкай” балалар бакчасы үзенең кошчыкларын очырды

Быел бакчада тәрбияләнүче 43 бала мәктәпкә юл ала.

( 26 май, “Апастово-информ”).


Районыбыз бакчаларында чыгарылыш кичәләре уза. Апас “Кояшкай” балалар бакчасында узган бәйрәм чарасы да күңелле, истәлекле мизгелләргә бай булды. Әле күптән түгел генә кашык та тота белмәгән балалар ничек зур булып үсеп җиткәннәр бит! Барысы да матур итеп, бәйрәмчә киенеп кичәгә килгән. Алар җыр-биюләре, нәфис сүзләре аша үзләрен тәрбияләүгә өлеш керткән һәр апа-абыйга да җылы хисләре белән рәхмәт белдерделәр. Үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар. Тәрбиячеләр бәйрәмне бик матур, эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде. Ата-аналар да балаларының үсеп җитүләренә сөенеп тә, горурланып та утырдылар.
“Күңелле дә, моңсу да көн бүген. Быел кечкенә оныгым Саматны мәктәпкә озатам. Оныгымның җырлау сәләте дә шушы бакчада ачылды. Бакчада эшләүче һәркем алдында да дәү әни буларак рәхмәтемне белдереп баш иям”, - диде Рәмзия апа Гыйльманова.
Бакча мөдире Алсу Хәйруллина балаларга иң изге теләкләрен юллады, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укуларын, сау-сәламәт булуларын теләде.
“Быелгы чыгарылыш балалары бакча тарихына зур эшебезгә нигез салучылар булып кереп калалар. Чөнки без шушы әзерлек төркемнәренә йөргән балалар белән быел зур уңышка ирештек. Без “Теллләрне саклау, халык традицияләрен дәвам итү буенча игълан ителгән Грантта җиңү яуладык. Киләчәктә дә балаларыбызга өстәмә белем бирүдә бар тырышлыгыбызны куярга насыйп булсын”, - диде җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев