Апас кызлары сынатмый
Иске Йомралы кызы Алинә Галимҗанова – Казан федераль университетының журналистика факультеты студенткасы.
(1 декабрь, “Апастово-информ“).
Шул ук вакытта “Йолдыз“ газетасы белән хезмәттәшлек итә. Киләчәктә редакциягә эшкә кайтырга хыяллары бар.
Алинә укуда сынатмый. Җәмәгать эшләрендә дә актив. Ул күптән түгел генә Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе тарафыннан игълан ителгән “Ел студенты“ бәйгесенең 2019-2020 уку елы нәтиҗәләре буенча җиңүче булып танылды Алинә “Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Камил Сәгъдәтшин исемендәге махсус премиягә лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев