Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас кызы "Иң яхшы милли ризык" номинациясендә җиңү яулады

Буада " Әбием сандыгы" дип исемләнгән республикакүләм татар ашлары бәйгесе узды.

(9 апрель, "Апастово-информ").


Әлеге чара укучыларны татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү чарасы булып тора. Бәйгедә республиканың 13 урта һөнәри белем бирү йөртыннан килгән пешекчеләр катнашты. Безнең район данын аграр көллият студенты Луиза Насретдинова яклады. Бу хакта аграр көллият хезмәткәре Айгөл Кашапова хәбәр итте.



"Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, Луиза Насретдинова "Иң яхшы милли ризык" номинациясендә җиңүче булды. Танылган аш-су остасы, жюри члены Резедә Хөсәенова җылы сүзләрен җиткерде", - диде Айгөл Кашапова.



Луиза чын күңелдән сөенеп, үзенә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X