Апас мәктәбе танымаслык булып үзгәргән
Мәктәп республика программасы нигезендә төзекләндерелә. Төзекләндерү эше ике этапта уза.
(29 август, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин төзекләндерелгән мәктәп белән танышты.
Мәктәп замана таләпләренә туры китерелеп эшләнгән. Биредә барысы да заманча. Иркен, якты, ачык төстәге коридорлар, класс бүлмәләре булдырылган. Шулай ук актлар залы үзгәреш кичергән. Яңа җиһазлар булдырылган. Гомумән әйткәндә, биредә балалар өчен яңа мөмкинлекләр, белем алу өчен уңайлы шартлар бар.
Апас мәктәбенең икенче өлешен төзекләндерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев