Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары агачларны, урманнарны коткара

60 килограмм макулатура – бу инде бер агачны коткару! Кәгазьгә икенче тормыш бүләк итеп, урман кисүләрне киметү белән беррәттән, кәгазь җитештерүгә киткән су һәм электр энергиясен дә җанга калдырып була. Әнә шушы максат белән Апас мәктәбе коллективы макулатура җыю эшенә кереште.

(15 апрель, “Апастово-информ“).


Укучылар ел дәвамында тырыша-тырмаша җыйган кәгазьләрен әти-әниләре ярдәмендә мәктәпкә алып килеп тапшыра.

“Кәгазьләр пөхтә итеп төргәкләнгән. Аларны әлегә җыю дәвам итә. Атна башында иң күп макулатура тапшыручы класс һәм укучылар билгеле булачак. Нәтиҗәләр тиздән ясалачак“, – ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Әлеге чара #экоЯз акциясе кысаларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #эковесна