Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары “Яшь натуралистлар“ хәрәкәте сафына кабул ителде

Апас урта мәктәбендә “Укучыларга экологик тәрбия бирү кысаларында, Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтен үстерү“ темасына республикакүләм семинар узды.

Биредә Татарстан Республикасының “Чиста булачак“ региональ экологик хәрәкәте җитәкчесе Дилара Сатикова, Рус географик җәмгыяте яшьләр клубы җитәкчесе, республиканың “Яшь натуралистлар“ хәрәкәте кураторы Дмитрий Сидоров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Алиуллина һәм башка кунаклар катнашты. Шулай ук тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, укытучы-оештыручылар, укытучылар чакырулы иде.
Иң элек “Яшел Россия“ акциясе оештырылды. Аннан “Экология һәм без“ интерактив мәйданчыгында чыгышлар, очрашулар узды. Рәсми өлеш җитәкчелекнең, укытучыларның, килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды. Апас урта мәктәбенең 5“А“ классы “Яшь натуралистлар“ сафына кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев