Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә “Блокада икмәге” хәтер акциясе узды

125 грамм авырлыктагы бер кисәк икмәк хәтер акциясенең төп символы булды.

(27 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


27 гыйнвар Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһим көн. Моннан 77 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, Ленинград камалышы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Апас мәктәбе укучылары да Ленинград камалышындагы ватандашларыбызның батырлыгын искә алып, “Блокада икмәге” хәтер акциясенә кушылды. Хәтер чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты. Биредә Ленинград блокадасы турында тарихи мәгълүмат җиткерелде, әлеге чорда яшәгән халыкның батырлыгы турында сөйләнелде. Блокада вакытында алтыннан да кадерлерәк булган 125 грамм авырлыктагы бер кисәк икмәк әлеге чараның төп символы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X