Апас мәктәбендә географик мәйданчык һәм “Яшь геолог” почмагы ачылды
Апас урта мәктәбендә “Рус географик җәмгыяте” региональ бүлекчәсе катнашында республикакүләм семинар - “Географик белем” юнәлеше тематик комиссиясенең күчмә утырышы узды.
(19 август, “Апастово-информ”).
Әлеге семинар кысаларында Апас урта мәктәбендә географик мәйданчык һәм “Яшь натуралист” почмагы ачылды. Эшләр мәктәпнең география укытучысы Лилия Вәлиева тырышлыгы белән булдырылган.
Апас урта мәктәбе Россия күләмендә 1 миллион 200 мең сумлык грант отып, “Экологик сукмак” булдырган, дәрестә һәм дәрестән соң чараларда куллану өчен грант хисабына җиһазландырылган.
-“Экологик сукмак” проекты 2 маршруттан тора. Аның берсе – Апас эчендә, җәяүләп йөрү, икенчесе – барлык район буенча автобусларга утырып карап йөрү өчен”, - ди Лилия Вәлиева.
Семинарда республика вәкилләре, Казан шәһәренең, тирә-күрше районнарның һәм Апас районының география укытучылары катнашты.
-Географик почмак “Экологик сукмак” проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылды. Ул – Апас урта мәктәбе укытучысы Лилия Вәлиева проекты. Әлеге проект Россия күләмендә дә җиңеп чыкты. Проектның фәнни җитәкчесе - галим, географ, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы Илгизәр Гайсин, - диде мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Семинар барышында “Елмаю бүләк ит” акциясе оештырылды. Кунаклар мәктәп, районның туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар.
-Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучыларыбыз! Сезгә район башлыгының кайнар сәламнәрен җиткерәм һәм очрашу өчен безнең районны сайлавыгызга рәхмәтемне белдерәм. 18 август – географлар көне билгеләп үтелде. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, эшчәнлегегездә уңышлар телим. Бүгенге көн нәтиҗәле узсын, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды, нәтиҗәләр ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев