Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә соңгы кыңгырау 84нче тапкыр чыңлады

24 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 11 классны – 68 укучы, 9 классны 167 укучы тәмамлый.

(24 май, “Апастово-информ”).


Апас урта мәктәбендә 84нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Бу уку елында мәктәптә 725 бала белем алды. 9 классны 55 укучы, 11 классны 31 укучы тәмамлый.
Көтеп алынган, күзләрне яшьләргә чылаткан, гомергә күңелләргә кереп калган Соңгы кыңгырау бәйрәме Апас урта мәктәбендә быел да матур, истәлекле мизгелләргә бай булды. Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкиле Евгений Гришин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева катнашты.
“Уку елына йомгак ясыйбыз. Дулкынландыргыч минутлар килеп җитте. Өлкән ветераннарыбызны, мәктәп коллективын, чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән тәбрик итәм. Быел 5 укучы “Укудагы аеруча уңышлары өчен” Россия Федерациясе медаленә, 4 укучы кызыл аттестатка дәгъва кыла. Кадерле укучылар, без сезгә ышанабыз һәм барыгызга да киләчәктә уңышлар телибез”, - диде Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Бәйрәм барышында укучыларда да, әти-әниләрдә дә, укытучыларда да дулкынлану хисләре чагылды. Һәркем үзенең мәктәп тәмамлаган елларын искә алды.
“Сез бүген икенче өегезне калдырып, олы тормышка атлыйсыз. Шатлыклы да, моңсу да мизгелләр. Үзем дә мәктәп тәмамлаган елларга әйләнеп кайттым. Мәктәптә тормыш юлыгызга ныклы нигез салынуына ышанам. Барыгызның да дөрес юл сайлавын телим. Туган мәктәбегез сезнең белән горурлансын. Районыбыз өчен файдалы шәхесләр булып яшәгез”, - диде район башлыгы.
Тәбрикләү сүзләре укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Аеруча уңышка ирешкән укучылар, укытучылар хөрмәтләнде, Мактау грамоталарына лаек булды. Өлкән укытучыларга да урын түрдән булды. Алар исә хезмәт елларын искә алып, яшь буынга хәер-фатыйхасын бирде.
Чыгарылыш класс укучылары арасында безнең хезмәттәшебез – “Апас хәбәрләре” телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинаның да кызы бар иде. Сәйдә быел урта мәктәпне тәмамлый. Аңа киләчәктә зур уңышлар, якты, саф, самими хыялларының тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев