Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге уңайдан Апас урта мәктәбендә патриотик чара узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби хезмәт юлын Әфганстан җирендә узган Айдар Хәйруллин, Чечня җирендә хезмәт иткән Ленар Гайнетдинов һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Кичә барышында тормышта һәм хезмәттә батырлыклар кылган райондашларыбыз үрнәк итеп куелды. Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов бу хакта тулы мәгълүматлар бирде.
Шулай ук 8 класста белем алучы 14 укучы “Яшь армия“ хәрәкәтенә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев