Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас-Мол” агрофирмасында да терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә

Һәр чорда кимендә ел ярымга җитәрлек азык туплана. Быел да биредә терлек азыгы әзерләү эше оешкан төстә бара.

(12 июль, “Апастово-информ”).
Акхуҗа берләшмәсенең Карамасар бүлекчәсендә эшнең кызган чагы. Бүлекчә җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, көненә 500 тонна сенаж салына.
“Узган ел әзерләнгән сенаж һәм силосны әле яңа гына малларга ашатып бетердек. Алдагы кышлату чорына да терлекләргә азыкны ел ярымга җитәрлек итеп әзерләү максатын куйдык. Карамасар бүлекчәсендә барлыгы 760 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Нигездә, яшь таналар үрчетелә. Алар каплатыла. Соңыннан буаз таналар Кормаш фермасына озатыла. Таналарны кышлату өчен 4 мең тонна сенаж һәм 4 мең тонна силос әзерләнергә тиеш”, – ди Карамасар бүлекчәсенең ферма мөдире Ибраһим Хәмидуллин.
Моның өчен бүлекчә кырларында 450 гектарга якын мәйданда күпьеллык үлән үстерелә. Үләнне туклыклы матдәләргә иң бай чорда уруга керешкәннәр. Азык әзерләүгә 11 берәмлек техника җәлеп ителгән. Әлегә төп игътибар люцернадан сенаж салуга юнәлдерелгән. 1000 тоннага якын әзерләүгә дә ирешкәннәр.
Карамасар бүлекчәсе хезмәтчәннәре бер йодрык булып хезмәт итәләр. Алар зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Эш бер-бер артлы үрелеп бара. Сенаж базларында тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Кырлардан берөзлексез техника агыла. Яшел масса төялгән йөк машиналары бер-бер артлы кайта. Алар бушаткан үләнне өч трактор бертуктусыз таптатып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев