Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ Р.Ф. ХИСАМЕТДИНОВТАН КОРБАН ГАЕТЕНӘ КОТЛАУ

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләребез! Кадерле милләттәшләр!

Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөселман корбан чала, һәм насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен белдерә. Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдака». Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләренең уңуын, күңеленә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык,
гаиләләребезгә иминлек сорап мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең рухи асылы булып тора. Төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин әһелләре, уртак кыйммәтләргә нигезләнеп, Апасыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертә. Без, йөрәкләрдә бер-беребезгә карата дуслык һәм үзара хөрмәт хисләре саклап, югары әхлаклы җәмгыять төзергә, социаль-икътисади үсешкә, сәяси тотрыклылыкка омтылабыз. Барыбызга да мәгълүм- сентябрь аенда безне зур сайлаулар көтә.
Конституция үзгәрешләре буенча узган тавыш бирүдә Апас халкы үз позициясен күрсәткән кебек үк, киләсе сайлаулар да тыныч, матур узар, районыбыз халкы актив булыр, дигән өметтә калам.Ә инде бүгенге бәйрәмгә кайтканда - Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен!

Чалган корбаннарыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын!

Хөрмәт белән Апас муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев