Апас районы башлыгы тормыш иптәше белән тавыш бирде: “Имин тормыш, якты киләчәк өчен”
Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлауга беренчеләрдән булып тормыш иптәше Гөлназ һәм олы кызы Самира белән килде. Ул мәдәният йортында урнашкан 879 нчы сайлау участогында гражданлык бурычын үтәде.
Җиһаншиннар гаиләсенә “Гаилә белән сайлыйбыз!” дип язылган махсус беләзекләр тапшырдылар.
“Сайлауга гаиләбез белән килеп киләчәгебез өчен тавыш бирдек. Бүгенге көндә районда социаль, спорт объектлары төзелә, төзекләндерелә. Яшьләр өчен яңа эш урыннары булдыру өстендә эшлибез. Җитәкчеләр, депутатлар белән бердәм булсак, тагын да югары максатларга ирешербез. Бердәм һәм бергә булыйк!”, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев