Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас район хастаханәсендә “Сәламәтлек дәресләре“ узды

Район үзәк хастаханә җитәкчелеге һәм профилактика кабинеты шәфкать туташы Гөлгенә Сафиуллина башлангычы белән былтыр оештырылган “Сәламәтлек дәресләре“ Апас халкы арасында бик тиз популярлык казанды.

Соңгы лекцияне участок табибы Фирдүс Сәлахов алып барды. Дәрескә килүчеләргә кара такта янында укытучыларча акбур тотып барган дәресе бик үтемле булды. Кан басымы, йөрәк-кан юллары һәм башка сорауларга да тулы җаваплпр бирде ул, табиб буларак, үз практикасыннан күпсанлы мисаллар да китерде. 
Без “Сәламәтлек дәресләре“ турында сайтыбыз һәм газета аша укучыларыбызга алдан ук хәбәр итәргә тырышабыз. “Йолдыз“ белән бергә булыгыз, дәресләргә йөрегез! Үзбелдеклелек белән, кешедән ишетеп, Интернеттан уку белән генә өйдә дәваланмагыз. Дәресләргә килгәндә беррәттән чиратсыз табиблар тикшерүе дә узарга мөмкин булуын да онытмагыз! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев