Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Район эчке эшләр бүлеген Апаста туып-үскән полиция подполковнигы Раил Гатауллин җитәкләячәк.

Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Юридик институтын тәмамлап, 1998 елда район эчке эшләр бүлегенә кайта. Тикшерүче, тикшерү бүлеге җитәкчесе булып эшли. Хокук сагында 28 ел стажы бар. 2019 елда Мөслим эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып билгеләнә. Биредә ике ел хезмәт итә. Соңгы елда Чүпрәле районы эчке эшләр бүлеген җитәкләде.
-Хезмәтемне беренче көннәрдән үк район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин янәшәсендә башлап җибәрдем. Коллектив миңа якын. Барысы да үзебезнең егетләр. Бергәләп аңлашып эшләрбез. Ватанга хезмәт итәргә әзер! - диде Раил Гатауллин.

Яңа җитәкчене коллективка Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев тәкъдим итте.

Лаеклы ялга чыгу сәбәпле, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин вазифасыннан китте. Ул 36 дәвамында эчке эшләр тармагында эшләде. Соңгы 12 елда район эчке эшләр бүлеген җитәкләде.

-Гади милиционердан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелде. Сәләтле җитәкче, ихтирамга лаеклы шәхес. Коллективны туплап, яшь алмаш әзерләде. Рамил Җәүдәт улының хезмәте хөрмәткә лаек. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтең өчен рәхмәт, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев