Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы мөхтәсибе Мирхәт Җамалиевның Корбан гаете белән котлавы

Корбан гаете шәфкатьлелек, игелеклелек, бер-береңә хөрмәтне гәүдәләндерә, дингә ышанучы һәр кешедә сафлык, ышанычны сакларга ярдәм итә.

Корбан бәйрәме - ул рухи яктан чистарыну һәм изге гамәлләр вакыты. Гомер иткәндә безнең һәркайсыбыз хезмәтендә уңышлар, рухи ныклык, гаилә иминлеге, тынычлык теләп, Ходайга мөрәҗәгать итә. Игелеккә чын күңелдән ышану һәм гаделлек белән әҗер кайтару бәйрәмнең югары гуманлылык асылы булып тора. Бу изге бәйрәм һәр йортка шатлык һәм тынычлык алып килсен, барлык өмет-хыяллар чынга ашсын, һәркемнең күңелен игелек, канәгатьлек хисләре белән баетсын. Сезнең һәммәгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев