Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында кабат янгын

Кабат кеше гомере өзелгән

7 декабрьдә, 10 сәгать 52 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Морзаларда торак йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барганда, йорт ялкынланып яна торган була. Йортның эчендә кеше калу мөмкинлеге дә әйтелә. 
Мәгълүматлар буенча, 1967 елгы ир-ат ялгызы яшәгән. Соңгы көннәрдә ул “салгалап“ йөргән. Күңелсезлек тә тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 
Ир-ат йортның эчендә, бусага төбендә табыла. Ул төтенгә исергән дип фаразлана. Вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев