Апас Сабан туенда бүләкләүләр дә күп булды
Мәртәбәле кунаклар апаслыларга бәйрәм котлауларын ирештерделәр.
(13 июнь, “Апастово-информ”).
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгының беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов апаслыларны Сабантуй белән тәбрик итеп, мәктәпләргә татар телендәге өстәл уеннары бүләк итте.
Казандагы “Апас” якташлар җәмгыяте рәисе Марат Нуриев Халыклар бердәмлеге һәм Туган телләр елы уңаеннан уздырылган иншалар бәйгесенә укучылар әзерләргән остазларга бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев