Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Сабан туеннан да ямьле бәйрәм бар микән?!

Быел Сабан туе үзенчәлеклерәк үтте. Бу сүзне Сабан туена килгән бик күпләр кабатлады.

(13 июнь, “Апастово-информ”).


Мәйдан матурланып, көязләнеп Сабантуй кунакларын каршы алды. Бар җирдә бәйрәм рухы чагылыш тапты. Райондашларны һәм кайткан кунакларны җыр-моңнар, буйлы курчаклар, нәни юл сакчылары, тәртип саклау отрядлары, милли киемле егет-кызлар каршы алды.
Мәйдан башында ук төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, аш-су, ризыкларын чагылдырган йортлар урын алды. Биредә мәгариф хезмәткәрләре зур көч куйды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов кайткан кунаклар белән барысында да “кунакта булды”.
Бәйрәм көндезге сәгать икедә башланып китте. Аңа кадәр дә килеп күңел ачучылар, сәүдә нокталары янында кирәкле әйберен сатып алучылар булды. Сабан туе мәйданына тәмле шашлык исе таралды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм килгән кунаклар апаслыларга бәйрәм котлауларын ирештерде. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын ирештерде.
Һәр җирдә мавыктыргыч уеннар оештырылды. “Зәлидә мәйданчыгы“нда биюләр тынмады, биредә үк лотерея билетлары уйнатылды. Балалар мәйданчыгыннан нәниләр өзелмәде. Төрле спорт ярышлары берсен-берсе алмаштырып кына торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев