Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды

Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).


“Тиздән “Йолдызлык” - (“Созвездие”) фестивале. Аңа барлык фантазияне, креативлыкны эшкә җигеп әзерләнергә кирәк. “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”на да басым ясалырга тиеш. Барысы да оешкан төстә булсын”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина.
Киңәшмәдә шулай ук киләчәктә узачак башка чаралар турында да фикер алышынды, планнар төзелде, киңәшләр бирелде.
Соңыннан “Иң матур чыршы уенчыклары” конкурсының муниципаль этабында катнашучы мәктәп һәм балалар бакчаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев