Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Туган як“ музеенда яңа программа

Апас “Туган як“ музее хезмәткәре Айсылу Латыйпова ике ел элек Казанда махсус “Госкаталог“ программалы компьютерда тавышны хәрефләргә күчереп, шул текстны электрон форматлы документ-музей экспонатлары формулярына кулына каләм алмыйча, клавишага басмыйча гына акка кара хәрефләр белән бастырып бирергә өйрәнеп кайтт ы.

Гадиләштереп әйтсәк, ул бүген каршысындагы компьютерга тоташтырылган микрофонга саклагычлар, стенд-күргәзмә залларындагы меңләгән тарихи артефакт-экспонатның параметрларын әйтеп тора һәм район музейлары карамагындагы тарихи ядкарьне мәңгеләштерә. Компьютерга урнаштырылган “КАМИС“ программасы кешене әлегә русча гына ишетә һәм “аңлый“.

-Элек, борын заманнарда кеше ташны чокып, аннан каен тузына, папирус, кәгазьгә каурый белән язган, аннан каләм, авторучка белән яздык, аннан механик һәм электр белән эшли торган текст басу машинкалары, клавиатуралы компьютерлар эрасын үттек. Менә хәзер микрофонга әйткән сүзеңне ак кәгазь битенә төшерүче акыллы  компьютерлар да пәйда булды,-ди Айсылу үзе.-Элеккеге тәртиптә мин көне буе компьютер артында утырып, бер-ике йөзләп экспонатның формулярын гына электрон базага кертә ала идем, хәзер мөмкинлекләр һәм көнлек башкарылган эшем күләме бишләтә артты һәм эшем дә бик җиңеләйде!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев