Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Туган якны өйрәнү музее 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Музей 2020нче елда республикада “Иң яхшы муниципаль музей” исеменә ия була.

(15 октябрь. “Апастово-информ”). 
Ихлас, дулкынландыргыч тантаналы бәйрәмгә ветераннар, озак хезмәт куйган өлкән хезмәттәшләр, авылларда эшләп килүче музей җитәкчеләре җыелды. 
Бирегә килгән һәркем музей эшчәнлегенә бәйле фикерләрен, ихлас теләкләрен җиткерде. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин музейны юбилейлы бәйрәм көне белән тәбрик итеп, районыбыз тарихын барлауда армый-талмый хезмәт куючы коллективка олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатын тапшырды. 
“Апасыбыз тарихын барлаучы, саклаучы музеебыз киләчәктә дә зурайсын, халык күп тартылсын. Тарихны белмәгәннең - киләчәге юк, дип юкка гына әйтмиләр. Без тарихыбызны хөрмәт итәргә тиеш. Музеебызның туган көне дә районыбыз өчен зур вакыйга”, - диде район башлыгы. 
Озак еллар музей белән җитәкчелек иткән, үз эшен күңелен биреп башкаручы музей җитәкчесе Рәмис ага Ногмановның фидакарь хезмәте аеруча җылы сүзләр белән билгеләп үтелде. 
“Без үз хезмәтен яратып башкаручы музей җитәкчесе Рәмис ага Ногманов белән чиксез горурланабыз. Бу безнең өчен зур бәхет. Музеебызның республикада да, тирә-күрше районнар арасында да абруй казанды”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 
Истәлекле бәйрәм көнендә Апас Туган якны өйрәнү музее тагын бер экспонат белән тулыланды. Районның ветераннар Советы җитәкчесе, озак еллар Апас балаларын тарих фәнен төшендергән Гөлнур Насыйбуллина Апас мәктәбенең тәүге 1938нче елгы чыгарылыш укучыларының сыйныф журналын тарихи ядкарь итеп музейга тапшырды. 
1991-1977нче елларда музей белән җитәкчелек иткән Зәйнәп апа Яруллина бүген дә музей тормышы белән кызыксынып яши. Биредә сакланучы һәр экспонатны аның өчен бик якын. 
Апас Туган якны өйрәнү музее 1991нче елның 14 октябрендә Халык депутатлары Советы карары нигезендә оеша. Музей эшчәнлегенә 60 ел элек нигез салына. 1961нче елда тарих укытучысы Мәсрурә Гоманованың инициативасы белән Апас мәктәбендә музей барлыкка килә. Ул еллар үткән саен киңәя, экспонатлар белән баетыла. Музей алга таба пионерлар йортында, аннан мәдәният йортында үз эшчәнлеген дәвам итә. 2005нче елда музей махсус төзелгән бинада урын ала. 2018нче елда янкорма төзелә. Биредә мамонт һәм районыбыз территориясендә 50 еллар элек археологлар казып чыгарган үләмәзавр, элек очраган кош-корт, киек җанварлар, башка архео-палеонтологик казылмалар экспозициясе урнаштырыла. Бүгенге көндә Апас Туган якны өйрәнү музеенда 10 меңнән артык экспонат саклана. Төрле тарихи вакыйгаларга багышланган 8 зал эшли. Музей әледән-әле уңышлар яулый. Грантларга ия була. 2020нче елда республикада эшләп килүче 86 музей арасында “Иң яхшы музей” исемен ала. Районыбызның үткәнен, тарихын түкми-чәчми туплап баручы музей хезмәткәрләре - җитәкче Рәмис ага Ногмановның, фондларны саклаучы вазифасын башкаручы Айсылу Латыйпованың, Эльмира Рәхимованың һәм Рәфидә Мотыйгуллинаның намуслы хезмәте бәяләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев