Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас Туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә

Апас Туган якны өйрәнү музеена керүчеләрне менә шундый бик матур, өлкәннәрне балачакларына кире кайтаручы күргәзмә каршы ала.

-Райондашларыбызга бала чаклары истәлеге булган, чорма-сандык-чемоданнарда сакланып калган, октябрят, комсомол елларында мәктәпләрдә укыган Совет заманнарында Яңа ел чыршыларын бизәгән бизәк-уенчыкларын туплау турында без тәкъдимне моннан 3 ел элек ясаган идек. Рәхмәт, аңа кушылучылар бихисап булып, музеебезга ике йөздән артык Яңа ел Котлау открыткалары, Яңа ел чыршысы бизәкләре, уенчыклар тапшырдылар. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алып, исемле күргәзмәне без хәзер ел да декабрь  аенда оештырабыз. Сез дә килеп күреп китегез һәм бик матур башлангычка кушылыгыз, бүләкләрегезне бөтен халыкка күрсәтерергә мөмкинлекләребез чиксез,-ди директор Рәмис Ногманов. -Музеебезга килсәгез, Яңа ел кәефләре алып китәрсез!

(6+)

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев