Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас туган якны өйрәнү музеенда зур кунак

Апас районына чираттагы очрашуга татар халкының сөекле композиторы, безнең горурлыгыбыз, якташыбыз- Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская килде.

Аның тарафыннан Апас туган якны өйрәнү музеена, Тутайда урнашкан Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыдагы Фәхри Насретдинов һәм Бану Валеева, Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев исемендәге йорт музейларына, шулай ук Үзәк китапханәгә, балалар музыка мәктәбенә “Мәңгелек юлында...” китабы тапшырылды. Әлеге басмада Сара Садыйковага багышланган XX-XI гасырлар газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, багышлаулар, фото-материаллар тупланган.
Әлфия Айдарская, күп еллар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, артисты, үз вакытында Тутай авылындагы музейның җитәкчесе дә булып хезмәт куйган олы хөрмәткә ия - олуг шәхес. Әтисе театр артисты, режиссер Газиз Исхак улы Айдарский һәм әнисе Сара Гарифовна турындагы күп санлы китапларның авторы да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев