Апас укытучылары башкалада кунак булды
5 нче октябрь көнне Казанда Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
(7 нче октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә делегация катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдинова, аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов, Вәлиуллиннар династиясе һәм хөрмәтле укытучылар тантаналы чараның шаһиты булдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләде.
“Сез укытучылар – чын каһарманнар. Бу залда барлык республика буенча иң яхшылары җыелган. Һөнәрегезгә хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәм. Бәйрәмегез котлы булсын!”, - диде Татарстан Рәисе.
ТР Рәисе укытучыларга һәм педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «Татарстан Республикасының халык укытучысы», Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исемнәре, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм башкалар тапшырылды.
Апас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Бикчәнтәевага Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин “Татарстанның иң яхшы укытучысы” премиясен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев