Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбе яңа төрле электрон белем бирү системасына кушылды

Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова хәбәр иткәнчә, Апас урта мәктәбенең 368 укучысы һәм 23 укытучы уку елы башыннан “Я-класс” электрон белем бирү системасына кушылды

(2 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)


Әлеге система буенча шөгыльләнү - яңа төрле технологияләр кулланып, белемнәрне ныгыту профиль укытуны оештыру максатыннан оештырылган.
“5-11 сыйныфларда дистанцион укытуны шушы системада тормышка ашырырга планлаштырдык. Әлеге системада һәрбер баланың һәм укытучының шәхси кабинетлары бар. Укытучы һәм укучы һәрвакыт тыгыз элемтәдә булып, виртуаль аралаша ала”, - дип белдерде Апас урта мәктәбе директоры.
Балалар “Я-класс системасында бик теләп шөгыльләнәләр икән. Фән буенча теорияне өйрәнәләр, мөстәкыйль һәм контроль биремнәр үтиләр, уку күнекмәләрен арттыралар. Мәктәп исә Республика буенча электрон белем бирү буенча алдынгы урыннарны били. “Иң яхшы укучы”, “Иң яхшы сыйныф”, “Иң яхшы мәктәп” рейтингларында торулары да укучыларның укуга булган кызыксынуларын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев