Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Китапханәләр төне”

Үзәк китапханәдә елның иң тылсымлы вакыйгасы – «Библиотөн – 2024» Бөтенроссия акциясе узды.

(26 апрель, “Апастово-информ”).


Быел "Библиотөн” Гаилә елына багышланган һәм “Бөтен гаилә белән укыйбыз" девизы астында узды.
Китапханә фойесында фотозона оештырылды. Кунаклар игътибарына китапханә белгечләренең һәм Үзәк китапханәдә эшләүче «Тылсымлы энә» китапханә түгәрәкләре әгъзаларының кул эшләре күргәзмәләре, үзәк балалар китапханәсендә эшләүче «иҗади әйберләр» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге «Сәләт» балалар иҗаты үзәге каршында эшләүче «Мушкетерлар» түгәрәгендә катнашучы яшь артистларның театральләштерелгән чыгышы быел да матур бер бизәк булды. Китап укучылар аларның чыгышларын һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр һәм зур кызыксыну белән карыйлар. Гаилә династияләре вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләре һәм гаилә хоббилары турында сөйләделәр, бәхетле тормыш серләре белән уртаклаштылар.
Чарада районның дини әһелләре дә катнашты. Барлык кунаклар да аларның чыгышларын һәм үгет-нәсихәтләрен кызыксынып тыңладылар.
Бәйрәмнең ахырында барлык кунаклар тәмле чәйләр белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев