Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләре паспортлы булды

Декабрь аенда 14 яшь тулган 11 яшүсмер иң сөенечле мизгелләр кичерде.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).
Россия Федерациясе гражданының төп документы - паспортлар тантаналы шартларда тапшырылды. Егет-кызлар өчен “Алга” яшүсмерләр клубында бәйрәм чарасы оештырылды, җырлар яңгырады, тәбрикләүләр юлланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, район эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина, «Бердәм Россиянең Яшь гвардия»се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илдар Салаватов яшьләрне котлап, изге теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр.
“Паспорт алдагы тормышыгызда иң кадерле документыгыз булып торыр. Аны саклап, кадерләп яшәрсез дип ышанам”, - диде Луиза Сафина.
Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, апалары белән килгәннәр иде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре яшьләрне паспортның тарихы, беренче үрнәкләре, куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар, мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Шиһабиева һәм Апас мәктәбе укучысы Энҗе Шәйхиева матур җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев