Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләренә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды

Яңа гына 14 яше тулган 6 яшь апаслы тәүге тапкыр кулларына паспорт алды.

(5 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Яшь апаслылар ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын да кабул итеп алды.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм вакытлыча миграция хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Сафиуллин
14 яше тулган Апас яшьләренә изге теләкләрен юллап, паспортлар тапшырды.
“Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән кеше үзен тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлый. Сез дә бүген кулыгызга тәүге тапкыр шәхесегезне раслаучы, юридик көчкә ия документ – паспорт алдыгыз. Киләчәктә бу документыгызны кадерләп сакларсыз, аңа тап төшермәссез, илебезнең лаеклы гражданнары булырсыз дип ышанам”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев