Апас юлларын кадерли дә белик, якташлар!
Апас юл төзүчеләре 1 апрельдән юлларны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Мастер Михаил Иванов звеносы бу көннәрдә район эчендә юл йөрү билгеләрен төзекләндереп, кышкы чорда зыян килгән чикләгечләрне яңартуны сыйфатлы итеп башкара.
100 кешелек асфальт-битум заводы коллективы быелгы сезонга тулысынча әзер. Бу сезонда районда Балтай-Кызылтау авыллары арасында якынча 5 километрлык иске асфальт юлны тулысынча яңарту фаразлана. Якынча 25 километрлык район эчке асфальт юллар да шулай ук төзекләндереләчәк дип көтелә.
-Районда асфальт юллар ел саен арта, аларның гомуми озынлыгы 250 километрдан артып китте, булганны саклый да белик, якташлар,-диләр юл төзүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев