Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас зираты эченә таш юл салынды

Шулай ук зират өстендә дә күләмле эш башкарыла.

(3 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


580 мең 675 сум 75 тиенгә таш юл салу эшен конкурста шәхси эшмәкәр Артур Семенов откан.

 

“Безнең оешма Казанда һәм республика районнарында төзелеш һәм тирә-юньне төзекләндерү эше белән шөгыльләнәбез. Аукционда отып Апаста зират эченә юл салу эшенә керештек. Урынын билгеләп, трактор белән эттереп чыктык. Аннан ком салабыз һәм щебень белән ябабыз”, - диде Артур Семенов.
Зират өстендә шундый таш юл булуга район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та бик канәгать.

 

“Апас зираты тирәсе тышкы яктан таш юл белән әйләндереп алынды. Инде менә эчке ягына да салынды. Бу бик тә кирәкле эш булды. Яз көне җыештырып, агачларны кисеп төяп чыгу өчен дә бик уңайлы. Халык зиратларны чистарту буенча да актив булса иде. Гомуми өмәләрне көтеп тормыйча, барып чистартып китсә бик шат булыр идек”, - диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев