Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

Президент урып-җыю барышы һәм терлекчелек өлкәсе белән танышты.

(11 август, “Апастово-информ“)


Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм район тормышы белән таныштырды.
Танышу “Апас-Мол“ агрофирмасының 136 гектарлы язгы бодай кырында башланып китте. Биредә ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә игенче-механизаторлар белән аралашты.
“Бүгенге көндә иң мөһиме – урып-җыю эшләрен сыйфатлы оештыру. Ходай Тәгалә быел мул уңыш бирде. Аны югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрсез җыеп алу бурычы тора. Шул ук вакытта туфракны көзге чәчүгә әзерләү эшләрен дә бәйләп бару мөһим. Авыл җирендә тыршмасаң булмый, барысы да үзебездән тора”, - диде республика Президенты.
Районда урып-җыю эшләренең гомуми күләме 70 660 га тәшкил итә.
“Бүгенге көндә кыр эшләре 24,5% мәйданда башкарылды. Басуларда 88 комбайн эшли, уртача гектардан 35,6 центнер уңыш җыеп алына”, - диде район башлыгы.
Кыр янәшәсендә районда җитештерелгән азык-төлек, яшелчә, кондитер ризыкларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Шулай ук эшмәкәрләр киләчәктә башкарылачак эш планнары белән дә уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов авыл җирлеге башлыклары белән дә очрашты. Терлекләрнең баш санын, сөт савуны арттыру хакында сөйләшенде. Президент терлекчелек буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. Авыл халкына кызыксындыру чараларын тәкъдим итү, сөтнең сыйфатын яхшыртып, сату бәясен камилләштерү мәсьәләсе дә каралды. Азыкның муллыгы терлек санының артуына да йогынты ясаячагын ассызыклады.
Шулай ук Татарстан Президенты Шәмбалыкчы авылында яңа сафка баскан Зөфәр Ибраһимов җитәкчелегендәге крестьян-фермерлык хуҗалыгының сөтчелек фермасыда да булды. Фермада 14 кеше эшли.
Сөтчелек фермасы 2021нче елда төзелә. Бүгенге көндә биредә тулы күләмле эш бара. Зөфәр Ибраһимов эш барышы һәм җитештерү планнары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X