Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

“Апас - һәрвакытта да алда”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

(30 июнь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Эш сәфәре барышында Илдар Гыйльметдинов район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә заманча төзекләндерелгән Урта Балтай табиблык амбулаториясендә, Биеш мәктәбендә һәм төзекләндерү эшләре дәвам иткән “Свияга” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә, район мәдәният йортында булып, биредәге күркәм үзгәрешләр белән танышты.

“Апас - һәрвакытта да алда. Биредә моңа кадәр дә бик күп объектлар төзелде һәм төзекләндерелде. Соңгы вакытта яшь район башлыгы көче белән тагын да күбрәк эшләр башкарыла. Яңа кулланышка тапшырылган спорт мәйданчыгы балалар өчен сөенеч, әлбәттә. Алар язын да, көзен дә бирегә килеп рәхәтәнеп хәрәкәтләнә ала. Шулай ук авыл халкының сәламәтлеген кайгырту безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе. Билгеле, әлеге җирлектә заманча төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган табиблык амбулаториясе биредә яшәүче авыл халкы һәм барлык өлкән яшьтәге райондашлар өчен зур мөмкинлек тудырыр дип ышанам”, - дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Дәвеш авылында урнашкан “Свияга” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә төзекләндерү эшләренең кызган чагы. Бина тулысы белән заманча төсмер алган. Бүгенге көндә биредә эчке төзекләндерү эшләре башкарыла.

Урта Балтай табиблык амбулаториясе танымаслык булып үзгәргән. Биредә халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән беррәттән гериатрия бүлеге дә урын алган. Махсус интенсив дәвалау палатасы, дәвалау физкультура бүлмәсе махсус җиһазландырылган. Шулай ук сугыш ветераннары өчен барлык уңайлыклары булган шәхси палата һәм дәваланучыларга табигать белән хозурлану, саф һава сулау өчен “кышкы бакча” булдырылган.
Биеш мәктәбендә башкарылган төзекләндерү эшләре дә һәркемне күркәм нәтиҗәсе белән сөендерде. Ачык, җылы төсләргә буялган коридорлар, класс бүлмәләре күңелгә иркенлек бирә. Бина тышкы яктан да үзенә җәлеп итеп тора.

Район мәдәният йортында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Тиздән бирегә ял итәргә килүче апаслыларны зур яңалык, гаҗәеп матурлык көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев