Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, республикадан килгән вәкилләр эш сәфәре барышында район башлыгы һәм җитәкче белгечләр белән иң элек Зөфәр Ибраһимовның крестьян-фермер хуҗалыгындагы сөтчелек-товарлыклы ферма эшчәнлеге белән таныштылар.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


“Комплекста эш тулы куәтенә башланды. Бүгенге көндә ферма сыерлар белән тутырылган. Сыерларны саву системасы автоматлаштырылган. Шулай ук барлык эшләр дә цифрлашкан һәм компьютерлар ярдәмендә башкарыла. Зөфәр Ибраһимов һәрберсе турында сөйләп җитәкчеләрне таныштырды.
“Бүгенге көндә биредә 300 баш савым сыеры исәпләнә. Әлеге комплекс “Агростартап” программасы нигезендә төзелде. 25 миллион сум акчаны хөкүмәт бирә, үзебезнекен дә кушабыз. Барлыгы 110 миллионнан артык инвестиция кертелде.
Комплекста бүгенге көндә 400 башка исәпләнгән тагын бер бина төзелеше башланды. Әлеге ферма 1600 баш сыерга исәпләнгән”, - диде крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Ибраһимов.
Марат Җаббаров киләчәктә дә күркәм уңышлар теләде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев