Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева килде

Төп максат – балаларның җәйге ялын оештыру һәм яңа яшүсмерләр клубы белән танышу.

(21 июль, “Апастово-информ“). 
Алла Кондратьева Дәвеш авылында урнашкан “Свияга+“ ял-сәламәтләндерү үзәге һәм әлеге базада оешкан палаткалы лагерь, биредәге эшчәнлек, шартлар белән танышты. Эш һәм сәламәтләндерү бүлмәләрен карады, балаларны ашату белән кызыксынды. 
Бүгенге көндә “Свияга+“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә 3нче смена бара. Анда 210 бала 11 августка кадәр ял итәчәк. Палаткалы лагерьда Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнарыннан килгән 70 бала бер атна дәвамында ялын файдалы да, күңелле дә уздыра. 
Алла Кондратьева шулай ук яңа гына сафка баскан “Алга“ яшүсмерләр клубы белән дә танышты. Спорт түгәрәгенә йөрүче һәм “Уңган килен“ студиясендә шөгыльләнүче балалар белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев