Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.

(25 июнь, “Апастово-информ“).


Ул иң элек район башлыгы Равил Хисаметдинов белән бергәләп, капиталь төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәргән Әҗем авылының “Әлли-бәү“ балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Районның мәгариф өлкәсендә күп кенә төзекләндерү эшләре бара. Илсур Һадиуллин шулай ук төзекләндерү эшләре башланып киткән аграр көллият бинасы, аның тулай торагы белән дә танышты. Биредә җитәкчелек, төзүчеләр белән очрашып, хәл ителәсе мәсьәләләргә дә тукталды.

Югары Ындырчы авылында педагогик-психологик үзәк эшли. 2015 елда оешкан әлеге хезмәт балаларга, аларның әти-әниләренә түләүсез психологик ярдәм күрсәтә, рухи савыктыру, күңел халәте ныклыгын арттыру өстендә эшли.
Педагогик-психологик үзәкнең бүләмәләре белән танышып чыкканнан соң, Илсур Һадиуллин белән үзәк базасында коррекция мәктәбе ачу хакында да сөйләшенде. Мәктәп район һәм тирә-күрше район балалары өчен дә хезмәт итә алыр иде. Ул бу хакта сөйләшүләрне дәвам итәргә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев