Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Библиотөн” акциясенә кушылды

Апас үзәк китапханәсе “ Библиотөн-2022” ботенроссия акциясенә кушыла. Китапханә эш вакытын һәм форматын үзгәртеп, китап сөючеләрне кичен кабул итте.

(27 май, “Апастово-информ”).


“Без әлеге зур күләмле чарада инде җиденче ел рәттән катнашабыз. Бөтенроссия акциясенең максаты- җәмәгатьчелек игътибарын китап укуга җәлеп итү һәм яңа укучылар табу”, - диде китапханәче Римма Шәйхетдинова.
2022 ел - Рәсәйдә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы” буларак игълан ителде. Китапханәдәге чара да халкыбызның гореф- гадәтләренә, йолаларына багышланды.
Чара барышында төрле күргәзмәләр, фотозоналар эшләде. Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә” ветераннар ансамбле чыгышында борынгы йолаларга мөрәҗәгать ителде. Аулак өй һәм башка татар халык уеннары хакында яшь буынга мәгълүматлар җиткерелде.
Чүрибураштан Лира Яруллина бәлеш тарихы белән таныштырып үтте.
Акциянең ахырында җырлы-биюле уеннар, караоке һәм чәй эчүләр оештырылды.
Апас Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 25 апрельдән 22 майга кадәр 4 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар арасында нәфис сүз осталарының “Ватан нидән башлана” дип аталган Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган онлайн-бәйгесе узды. Конкурста 78 бала катнашты. Чара барышында әлеге җиңүчеләр дә бүләкләнде.
4-6 яшлек балалар арасында:
3 урын: Бадрутдинов Раян Рифатович
3 урын: Гатауллин Гадель Ильнарович
2 урын: Шаяхов Ислам Ильнурович
1 урын: Шайдуллин Сайдаш Алмазович

7-10 яшлек балалар арасында:
3 урын: Мухаметзянова Ясмина Рамисовна һәм Замалеев Ильдан Ильназович
2 урын: Галлямова Радина Динаровна
1 урын: Шарафуллина Алия Айратовна

11-14 яшлек балалар арасында:
3 урын: Сафиуллина Зиля Рамилевна
2 урын: Хакимова Лейсан Данисовна
2 урын: Гиниятуллина Айгуль Рифатовна
1 урын: Нургалиева Лейсан Маратовна

15-18 яшлек балалар арасында:
2 урын: Файзкабирова Альфиня Фирдусовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев