Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар Дәүләт хезмәтләре сайтында җанисәп битен үзе тутыра ала

Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү кирәк.

(23 октябрь. “Апастово-информ”) 
Порталдан файдаланучы электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тутырырга мөмкин. Ул анкетаны үзе өчен генә түгел, һәммә гаилә әгъзаларына да тутыра ала. РФ Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык санын алуда катнашу» бүлеге 15-нче октябрьдән 8-нче ноябрьгә кадәр ачык булачак. 
“Исәпкә алу кәгазьләрен тутырганнан соң, кулланучыга дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына фатирда исәпкә алынган һәр кешенең исәпкә алынуын раслаучы һәм барлык йорт хуҗалыкларын исәпкә алу нәтиҗәләрен берләштергән хәбәр - QR-код киләчәк”, - дип белдерде районда халык исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил Гөлнара Сибгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев