Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар халыкара “Тоталь диктант – 2021” акциясенә кушылдылар

18 нче тапкыр узучы акциягә җитәкчеләр, аграр көллият коллективы, барлык мәктәпләр, волонтерлар һәм ветераннар Советы бик теләп кушылды.

(10 нчы апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Акциядә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сәламләде.
“Әлеге акциягә 700 дән артык райондашыбыз кушылды. Ветераннар Советы, волонтерларның кушылуы бик тә шатландырды. Авыл җирлекләре дә хуплап алды. Диктант язып без үзебезнең рус теленнән никадәр белемле булуыбызны тикшереп карый алабыз. Барыгызга да уңышлар”,- диде ул.
Районыбызның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да аграр көллият коллективына кушылды.
“Өлкән яшьтә булсам да бер генә чарадан да читтә калырга яратмыйм. Бүген менә рус теленнән диктант язарга булдым. Җирлекләрдә яшәүче өлкәннәребез дә әлеге акциягә бик теләп кушылдылар. Оныкларыбыз алдында үрнәк күрсәтү безнең өчен аеруча да күңелле”, - диде Гөлнур Хәйдәровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X