Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар күршеләр белән тәҗрибә күпере төзи

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов эш сәфәре белән Буа районында булдылар.

(10 июль, Ландыш Гайнуллина. “Апастово-информ“).


Бик-Үти авылында оештырылган семинар-киңәшмәдә биредә җиләк-җимеш үстерүче фермерларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
Шунысы кызыклы, Буалылар яңа юнәлештә әйбәт уңышларга ирешәләр. Мисал өчен, Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиналар 2,5 гектарда җир җиләге, 4 гектарда кура җиләге, 24 гектарда алмагач үстерәләр. Җиләк-җимешләрнең күбесе яңа сортлар. Эшләрен башлап җибәргәндә Хөкүмәт 1,5 млн сумлык Грант белән ярдәм иткән.

Өч ел элек эшләрен башлап җибәргән Дәүләтшиннар инде күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә дә туплаганнар. Шуңа да уртаклашырга киңәшләре җитәрлек аларның.
“Эшебездә беркемгә тынычлык бирмибез. Барыбыз да шушында. Туганнарыбыз, кызларыбыз, кияүләребез, хәтта оныкларыбыз да булыша. Бүгенге көндә 10лап эшче-белгечләребез дә бар. Уңышны җыйганда 30лап кеше була. Техникабыз да җитәрлек. Эш барышында авырлыклар, проблемалар да туып тора. Бергәләп хәл итәргә тырышабыз“, - ди Миләүшә Дәүләтшина.

Фирдус Салаватуллин, Илсур Йосыпов кишер, азык чөгендере, бәрәңге, кәбесә үстерү белән шөгыльләнәләр. Кишер, азык чөгенде - 40шар гектарда, бәрәңге – 50 гектарда, кәбестәне – 9 гектарда үстерәләр.

Мондый яңалыкны безнең районда да кертеп була. Теләгән кешеләргә кура җиләге, алма, карлыган, кишер, бәрәңге, кәбестә яисә башка яшелчәләрне күпләп үстереп була. Эшне башлап җибәргәндә дәүләт Грант, төрле программалар белән дә булыша.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов яңа юнәлештә эшләргә теләк белдерүчеләргә һәрьяклап булышу максатын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев