Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар уңышы

Казанда «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 34 нче хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак та катнашты. Безнең район делегациясендә район башлагы, бүлекчә Секретаре Айрат Җиһаншин, район башлыгының урынбасары, Апас муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиянең депутатлар фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров, «Яшь Гвардия» җитәкчесе Ильдар Салаватов, Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова катнашты.
Партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Политсоветның биш елдагы эше турында хисап тотты һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләде. Конференция барышында лидер-районнарны да билгеләп үттеләр, лидерлар рәтендә партиянең Апас җирле бүлекчәсе да бар.
Шулай ук Конференция кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова актив иҗтимагый хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.


Район башлыгының урынбасары Ленар Хантимиров һөнәри осталыгы һәм сайлау кампаниясен уңышлы уздыруга шәхси өлеш керткәне өчен партиянең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт сүзенә иреште.


Шулай ук Конференция барышында депутат фракцияләре конкурсына нәтиҗә ясалды, Апас муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе "Коронавирус пандемиясе уңаеннан гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык эшчәнлеге" номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев