Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар вакцинация буенча QR-код алу өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала

Сертификат - ул Covid-19га каршы вакцинация узуны раслаучы документ.

(27 октябрь, “Апастово-Информ”).


Аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Вакцинацияләүнең ике этабын узгач, электрон сертификат Дәүләт хезмәтләре кушымтасында һәм «СТОП Коронавирус дәүләт хезмәтләре» кушымтасында барлыкка киләчәк. Сертификатта вакцинацияләүнең ике этапның да даталары, исеме һәм вакцина сериясе, һәм тикшерү өчен QR-код теркәлгән. QR-код коронавирус белән авыручыларга да бирелә. Авырганлык турында мәгълүмат федераль регистрга кертелгәннән соң, Россия Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта сертификат күренәчәк. Шунысы мөһим – хисап язма Дәүләт хезмәтләре порталында расланырга тиеш. QR-код аерым биткә бастырып чыгарып, телефонга фотога төшереп алып, һәрвакыт янда йөртергә киңәш ителә. Сертификат алуны мөстәкыйль рәвештә башкара алмаган очракта Апастагы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен акча кирәкми, әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә.
Районда коронавируска каршы вакцина ясату эше дәвам итә. Аны район хастаханәсендә үзеңә җайлы вакытта ясатырга мөмкин. Прививканы ял көннәрендә ясатып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев