Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның гүзәл кызын Казан сәхнәсе көтә

Яшел Үзәндә республикакүләм "Татар кызы" бәйгесенең зона этабы узды.

(27 май, "Апастово-информ").


Бәйгедә район данын Апас кызы Камилә Фәйзуллина яклады.
10 районнан килгән иң-иңнәр арасында сынатмады ул. Җиңү яулап, 28 майда башкалада узачак республика этабына чакыру алды.
"Камилә дефиле, үзеңне тәкъдим итү, милли киемнәр, иҗат, аш-су һәм башка юнәлешләр буенча да сыналды. Ул барлык биремнәрне дә уңышлы узды", - ди район мәдәният йорты хезмәткәрләре, бәйгегә әзерләүчеләр Гөлия Шиһабиева һәм Айрат Гайнетдинов.
Бәйгенең максаты - милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, үстерү, яшь буынга рухи мирасны тапшыру. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев